Әстерхан чикләвеге, җимеш һәм сгущёнкадан пирог рецепты Камыр өчен: 📝250 гр йомшак акмай 📝1 йомырка 📝Шикәр комы тәменч
Камыр өчен:
📝250 гр йомшак акмай
📝1 йомырка
📝Шикәр комы тәменчә (эчлегендә сгущенка булгач, шикәр комын бик аз салдым, рецепт буенча бер стакан иде)
📝1 кечкенә калак разрыхлитель
📝Он якынча 400-450 гр. Камыр тыгыз булмасын.
Камырны ясагач, 15-20 минутка холодильникка куеп торасыз.
Эчлек:
📝Вак җимеш (җылымса суда 20 минут тоттым)
📝Әстерхан чикләвеге (аз гына вакладым, теләсәгез иттарткыч аркылы чыгарсагыз була, безгә эре килеш ошый
📝Сгущенка
Эчлегенең ингредиентларын чамалап салдым. Күбрәк салсагыз тәмлерәк.
Камырны формага җәясез, эчлекне саласыз вак җимеш - әстерхан чикләвеге - сгущенка.
Духовканы 180 градуска куеп, 35 минут пешерәсез.
Миләүшә Фәхретдинова