Якындагы елларда Россиядә ана капиталы күләме 1 млн сумнан артып китәчәк.
Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Бу, минем уйлавымча, торак программаларында катнашырга, торак сатып алу өчен беренчел взносны формалаштырырга ярдәм итә торган бик әһәмиятле ярдәм», – дип белдерә министр.
Быелның февралендә ана капиталы күләмен инфляция дәрәҗәсенә индексацияләделәр – 6,8 процентка.
Беренче бала туганда түләү 737,2 мең сумга кадәр артты. Икенче балага ана капиталы, әгәр беренче бала өчен түләү алынмаган булса, 974,1 мең сумга, әгәр гаилә аны алган булса, 236,9 мең сумга җитте.