Корбан чалуның фазыйләте һәм ваҗиб булу шартлары
– Корбан сүзе гарәпчәдән якынаю дигәнне аңлата. Корбан бәйрәме көннәрендә без гает намазын укып, корбанлык хайваннарны чалып, мохтаҗларга корбан итеннән өлеш чыгарып, Аллаһка якынаябыз, ягъни гөнаһлардан сафланабыз һәм Аллаһның ризалыгына ирешәбез.
– Корбан чалу кемнәргә фарыз?
– Хәнәфи мәзһәбе буенча балигълык яшенә җиткән, мосафир булмаган һәм малы нисабка туры килгән мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб, ягъни тиешле булып тора. Нисаб дигәнебез – көндәлек ихтыяҗлардан тыш малның билгеленгән суммага туры килүе. Быел Татарстан мөселманнары диния нәзарәте карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме 100 000 сум итеп билгеләнде. Бу сумма, сөннәттә әйтелгәнчә, 595 грамм көмеш бәясенә нигезләнеп исәпләнгән. Корбан бәйрәме көннәрендә әлеге суммага ия булган кешегә корбан чалу ваҗиб.
– Димәк, мөмкинлегең була торып корбан чалмау гөнаһ?
– Әйе, гөнаһ.
Укырга: “Корбанны ит өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен чалырга кирәк”