Алсу Фазлыева: яшь парларга киңәш – уртак хыяллар, хатын-кыз эшчәнлеге
- Сабыр булырга, бер-береңне тыңларга дигән сүзләр баналь яңгырар, бәлки. Минемчә, икеңнең дә уртак хыялы булырга тиеш. Безнең бернәрсә дә юк иде, шуңа хыяллар күп иде. Торагыбыз, машина турында хыялландык. Сәнгатьтә дә үз урыныбызны булдырырга теләдек. Болар бик вак һәм озаклап ирешелә торган максатлар.
- Хатын-кыз буларак, “йомшак” буласы килмиме?
- Бәлки минем фикер белән бөтенесе дә килешеп бетмәс... Ләкин мин өйдә утыра торган яшь хатыннарны аңлап бетермим. Сине әти-әниең укыткан, яшьлегең, матурлыгың бар, энергияң, көчең бар. Тек, чик, үзеңә шөгыль тап, иреңә бераз булса да ярдәм ит. Матди яктан хатын-кыз иренә ярдәм итәргә тиеш дип саныйм. Тормышта төрле хәл булуы бар: ирне эштән кыскартырга мөмкиннәр, аяныч хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Үземнең тирәдә шундый хәлләргә юлыгып, югалып калганнар, паникага бирелгән хатын-кызларны шәхсән беләм.
“Йомшак” булып, үз урыныңны белергә кирәк инде ул. Тик тормышта үзеңнең ныклы баганаң булуы мөһим.
Алсу Фазлыева белән әңгәмәдән