Мәрҗани мәчетендә Шиһабетдин Мәрҗанинең хөтбә таягы
Аны мәчеткә вакытлыча - Мөфти гает көнендә бәйрәм вәгазен укысын өчен, ТР Милли музее китерде. Вәгазь башланыр алдыннан экспонатны Камил хәзрәтнең кулына музейның Генераль директоры Айрат Фәйзрахманов Рәис һәм мәхәллә халкы каршысында тапшырды.
ТР Милли музее һәм "Мәрҗани" мәчете арасындагы мондый хезмәттәшлек - беренче түгел. Тәүге тапкыр Мәрҗанинең хөтбә таягы мәчеткә 2025 елда Ураза гаете уңаеннан кайтарылган иде. Вакытлыча гына бирелсә дә, әлеге бүләк дин кардәшләрнең игътибарын күренекле дин галименең зур мирасына игътибар юнәлтергә мөмкинлек бирде.
Имам Мәрҗанинең вәгазь алып бару өчен озынча таягы агачтан башын түгәрәкләп һәм астын тимер белән каплап ясалган. Аны Ш.Мәрҗанинең оныгы – Зәйнәп Абдулла кызы Апанаева саклаган һәм 1945 елда музейга тапшырган.