Радик Алсудан 7 яшькә олы.
- Ул 17 яшьлек егет, мин 9-10 яшьлек бала. Кичен клубка чыкканда, кайт әйдә, йөрмә. Үскәч мин сиңа өйләнәм, дип шаярып әйтә иде. Мин шундый ояла идем. Аннан ул армиягә китте. Мин дә әбигә сирәгрәк кайта башладым, аннан Казанга укырга киттем. Башка безнең юллар кисешмәде. Аннан, күп еллар үткәч, очраштык та, бер айдан соң өйләнешеп тә куйдык. Очрашкач, бер-беребезгә кирәк икәнне тойдык. Аны бит аңлатып булмый. Нәрсә белән җәлеп иткәнен дә белмим. Минем кеше. Без очраштык та, минем кеше икәнен сиздем. Очрашып йөргән егетләр дә, өйләнешергә дип йөргән егетем дә бар иде. Әмма мин ул әйбердән курка идем. Бәлки андый ярату булмагандыр. Әле ул кешедән бала табарга кирәклеген дә күз алдыңа китерәсең дә, бөтенләй куркыта башлый. Радик белән очрашкач, бөтен сорауларым юкка чыкты, - ди җырчы.
Алар ике ул үстерә. Алсу үзен таләпчән, кырыс әни дип саный. Шул ук вакытта...
Алсу Әбелханова: “Хәтта муллалар да мавыгырга мөмкин бит”