Ирем белән бик бәхетле гомер кичердек.
Беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган ирем кинәт үлеп китте. Мунчада чабынып, алачыкка чыгып утыргач инфаркт булды. Коткарып кала алмадык, санаулы мизгелләр эчендә китеп барды.
Тормыш туктаган сыман булды. Әле дә каз тәннәрем чыга. Балалар үскән, урнашкан – рәхәтләнеп үз көеңә яшә бит инде. Юк шул, безгә тигез картлык кичерергә, ахыргача бергә булырга язмаган.
Ирем үлгәч, бер ел каенатамны тәрбияләдем. Кайгыдан урын өстенә ауды. Ул күрше авылда яши иде. Көн саен иртән яки кич эштән соң аның янына чаптым. Ашарына әзерләп, өен җыештырып, юасын юып кайта идем. Әни генә бу гамәлемне бер дә хупламады. “Кем соң ул сиңа? Аның кызы бар, карасын!” – дия иде.
Әйе, каенатамның кызы шул ук авылда берничә йорт аша яши. Ләкин ул әтисе янына барырга ашкынып тормады шул. Каенатам да мин килгәнне көтеп ала иде. “Кызым, мин син килгәнне генә көтәм”, – дия иде мәрхүмкәем. Миңа да икәү ничек тә җиңелрәк...