Ярмалар күпләп алынса...
Ярмаларны коры контейнер яки 3 литрлы банкага бушатырга кирәк. Пакетта саклаганда, корткычлар барлыкка килергә мөмкин. Алар чыкмасын өчен, ярма эченә берничә лавр яфрагы яки сарымсак тырнагы сала аласыз. Ярма тутырылган савытны коры, караңгы урынга куярга кирәк, кояш нурлары төшмәслек булсын. ГОСТ таләпләре буенча, ярмалар +18 °Стан артмаган (иң яхшысы -5...+5 °С) температурада, һаваның дымлылыгы 60-70 % тирәсе булган урында сакланырга тиеш.
Барлык таләпләрне үтәгәндә, тары ярмасы — 9 ай; манный, геркулес — 10 ай; арпа ярмасы — 15 ай; дөге — 16 ай; карабодай — 18 ай; борчак 2 ел тирәсе саклана.