Консервлаган вакытта киткән типик ялгышлар 🍅🥒 Тиздән хуҗабикәләр кыяр, помидор маринадлау, кышка салатлар ябу белән мәш
Тиздән хуҗабикәләр кыяр, помидор маринадлау, кышка салатлар ябу белән мәшгуль булачак. Тик кайвакыт кыярның маринады болганчык була, банканың капкачы ата, кайнатма әчеп чыгарга мөмкин. Болар – консервлаган вакытта киткән ялгышлар. 😱
Ә иң еш ясала торган хаталар менә болар:
🧂 Вак тоз куллану. Кышка банкалар япканда эре тоз кулланыгыз. Аның кабына «Помол № 1» дип язылган була. Рецептлар, гадәттә, бу тозга исәпләнгән. Йодлы тоз да банка эчендәге салатларның тәмен үзгәртергә, яшелчәләрне каралтырга мөмкин.
💧 Фильтрланган чиста су кулланыгыз. Чишмә суы булса тагын да яхшы.
⚖️ Консервлаганда ингредиентларны чама белән генә салу. Тоз, шикәр комы, аш серкәсе рецептта күрсәтелгәнчә булсын.
🥒 Эре яшелчәләрне кабыгы белән япканда, тозлык кирәгенчә үтеп кермәскә мөмкин. Шуңа да эре кыяр, ташкабакларны теш чистарткыч белән тишеп алыгыз. Компотка сала торган алма, грушаларның да кабыкларын тишкәләгез.
🍏🧼 Яшелчәләрне яхшылап юарга, ә банкаларны стерильләштерергә кирәк.
Бактерияләр эләксә, ясаган салатлар, кайнатмаларыгыз тиз бозылачак. 🚫