Табигатькә чыгып, казан асып пылау яки башка тәмле ризыклар пешерергә яратабыз.
Учак өстендә пешерү өчен сфероид формалы казан әйбәт. Аның төбе генә түгел, ян-яклары да җылына. Биш-алты кеше өчен 5-8 литрлы да җитә, кунаклар күбрәк икән, 10 литрлысы әйбәт. 4 литрлы казан өч кешелек гаилә өчен таман.
Капкачы авыр булсын һәм казанга яхшы итеп тиеп торсын.
Чуеннан ясалганы – иң ышанычлысы. Ул озак җылына һәм суына. Шуның өстенә ул озак еллар хезмәт итә. Тискәре ягы – бик авыр, яхшылап карап тормасаң, күгәрүе дә бар.
Алюминий җылыны яхшы үткәрә, тиз җылына һәм суына да. Аның эчендә пешә торган ризыклар да тиз янарга мөмкин. Алюминий казанны каты утка куярга ярамый. Әзер ризыкны да аңарда озак тотмагыз, югыйсә оксидлашачак.
Казанның стенасы стандарт – 2-4 мм. Алюминий казанның калынрагын алыгыз. Ул температураны яхшырак тота, тиз янмый да. Белгечләр алюминий казанның 8-10 мм калынлыкта булганын алырга киңәш итә.