Питрәч районы Усак бистәсендә яңа мәчеткә нигез салынды
Аллаһ йорты Ватанны саклаучылар – сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар хөрмәтенә төзелә. Беренче субайны 2025 елның октябрендә янган мәчет урынында кактылар.
Мәчетне торгызу башлангычы белән мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендәге Питрәч мөхтәсибәте чыккан. Шулай итеп, 30 еллык мәчет яңадан торгызылачак һәм мөселманнарның рухи берләшү, МХОда һәлак булганнарның туганнарына терәк һәм ярдәм итү урыны булачак.
Наил хәзрәт әйтүенчә, мөхтәсибәт һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары белән актив эшли: даими рәвештә очрашулар, Коръән мәҗлесләре үткәрә, шулай ук күчмә чаралар оештыра. Әлеге мәчетнең имамы итеп махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының әтисе Гыйльман хәзрәт Шиһабетдинов сайланды.
Мәчет бинасы бистә халкы көче белән төзелә.
250 квадрат метр мәйданлы, ике катлы таш мәчет бинасы 100 кешегә исәпләнгән. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары, имам бүлмәсе, уку сыйныфлары урнашыр дип көтелә. Мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен, заманча тәһәрәтханә һәм кухня җиһазландырыла.