Сироптагы җиләкләр🍓 Сез дә тоясызмы ул җиләк исен, җиләк тәмен, дуслар🍓 Җиләк сезоны да җитә бит, Аллаһы боерса🙏 Кирәк
Сез дә тоясызмы ул җиләк исен, җиләк тәмен, дуслар🍓
Җиләк сезоны да җитә бит, Аллаһы боерса🙏
Кирәк:
1 кг җиләккә 600 г шикәр комы,500 граммлы банкалар., капкачлар
Әзерлибез:
☑️Җир җиләген чистартабыз, салкын суда юабыз һәм шикәр комы салып төнгелеккә калдырабыз.
☑️Иртән җиләкләр салынган савытны салмак утка куеп, кайнап чыккач 10 минут пешереп алабыз, күбеген җыябыз. Суытабыз.
☑️Янәдән утка куеп, кайнап чыккач,5 минут пешереп алабыз.Жиләкләрне артык болгатмыйбыз, алар бөтен көе калсын.
☑️Массаны кайнар килеш стерильләштерелгән 0,5 литрлы банкаларга тутырабыз, капкачлап җылы әйбергә төрәбез.
Сиропны чәйгә салып эчәргә,🍓ә җиләкләрен бөтен көе ашарга була.
Саклап куегыз📌
Рәфисә киңәш итә блогыннан