Карлыган җимешләре нигә бөрешә: сәбәпләре һәм көрәш ысуллары
Кызыл һәм кара карлыган, шулай ук крыжовникның суы белән тукланучылар – крыжовник күбәләгенең гусеницалары ул. Яшь җимешләр барлыкка килүгә, аларны ашый да башлыйлар. Бер гусеница 15 карлыган яки 6 крыжовник җимешен юкка чыгара ала. Ашаганнан соң, пәрәвез буенча аска төшәләр дә, туфракка кереп, корт булалар.
Алардан соң карлыган, крыжовник җимешләре ябышкак пәрәвәз белән чорнала, кызыл яки кара-шәмәхә төскә керә башлыйлар.
Күбәләкнең "курчаклары" кышны туфракның өске катламында, зарарланган үсемлекләр астында үткәрә.
Карлыган һәм крыжовникның чәчәккә бөреләнү һәм чәчәк ату чорында "курчаклар"дан күбәләкләр очып чыга һәм йомыркаларын чәчәкләр эченә һәм әле генә яралган җимешкә сала.Тукланулары якынча бер ай дәвам итә, аннары, язганымча, аска төшеп китәләр.
Зарарланган җимешләрне ашарга ярамый. Болар белән көрәшү өчен химик препаратлар («Кинмикс», «Алатар», «Искра», «Фуфанон-Нова») яки биоинсектицидлар, мәсәлән, «Фитоверм»ны кулланырга мөмкин. Эшкәртү өчен оптималь вакыт – иртә яз, үсемлекләр әле чәчәк ату фазасына кермәгән вакытта.
Һәвәскәр бакчачы Эльмира Исхакова
Шәһри Казан Макста