Кипкән помидор (вяленый помидор) рецепты Соңгы арада помидорларны шул рәвешле кышка әзерләү модага кереп китте. Гөлүсә
Соңгы арада помидорларны шул рәвешле кышка әзерләү модага кереп китте. Гөлүсә Хөсәеновадан бер рецепт.
Уртача яки ваграк помидорлар кирәк була.
1. Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм икегә киселгән помидорларны тезеп чыгарга.
2. Алар өстенә тәмләткечләр (итальянские травы), тоз, борыч сибәргә мөмкин. 1
3. 60 градуска кадәр кызган духовкада 4-5 сәгать киптерәбез. Помидорлар йомшак булырга тиеш.
4. Стерильләштерелгән банкаларга помидор кисәкләрен тутырырга, сарымсак, җылы зәйтүн яки үсемлек мае салып тимер капкачын ябып куярга.
Мондый помидор алты ай саклана.