20 июнь Сабан туена транспорт схемасы
Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка 8.00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланганчы дүрт тукталыштан махсус автобуслар белән барып җитәргә була:
«Җиңү Проспекты» метро станциясе, «10 микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы» һәм «Глазунов урамы» («Теплоконтроль»).
Шулай ук электричкада барырга мөмкин – юлга нибары 11 минут вакыт китә. Казан-1 станциясеннән электричкалар - 6.31, 7.57, 9.24, 12.31, 15.12 һәм 16.43 сәгатьләрдә, «Каенлык» станциясеннән 11.48, 14.02, 17.02 һәм 1742 сәгатьләрдә кузгалып китәчәк.
Аккош күле янындагы урман паркына кадәр «Ремплер торак массивы» тукталышыннан бушлай шаттллар җибәреләчәк. Ремплерга 36, 72 һәм 46нчы автобусларда барып җитәргә мөмкин. Моннан тыш, Аккош станциясенә кадәр Казан-2 станциясеннән электричкалар йөриячәк.
Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкка «Турбокомпрессор» фәнни-тикшеренү институты (Себер тракты, 40) һәм «Мега» сәүдә үзәге (Җиңү проспекты, 141) парковкаларыннан шаттллар оештырылачак.
Шәһри Казан Макста