СОРАУ-ҖАВАП – Хроник авыруларым бар.
– Хроник авыруларым бар. Табиблар аеруча сакланырга, коронавируска каршы вакцинацияне даими узарга киңәш итә. Әмма прививка ясатырга дип Казанның “Салават күпере”ндәге үзем беркетелгән поликлиникага әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать иттем инде, вакцина юк диләр. Бу нинди хәл икән инде?
Укучыбыз соравына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ачыклык кертә. COVID-19га каршы вакцинация профилактик прививкаларның милли календаренә кертелмәгән, ул эпидемиологик күрсәтмәләр буенча уздырыла. Бүген Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе буенча эпидемиологик вазгыять тотрыклы булып кала. Шуңа күрә бушлай вакцинация каралмаган. Ул гражданнарның үз хисабына башкарыла. Яшәү урыны буенча поликлиникада COVID-19га каршы вакцина булмаган очракта, кеше теләсә кайсы медицина үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Шәһри Казан Макста