Вакыт ага: Раушания Сафина шигыре
Вакыт ага... Ага үткәннәргә...
Мизгел сүтеп тәүлек чутлана,
Тәүлек айга, айлар елга тулып
Гомер китабына туплана.
Яшәүләрне теркәп шул китапка,
Таңнар тоташалар иртәгә.
Узган мизгелләр тик кире кайтмый,
Кабатланмый үткән иртә дә...
Һәрбер битен гомер китабының
Ашык -пошык кына укыйбыз,
Азагында аңларбыз да диеп,
Вакыт тарлыгына сылтыйбыз...
Вакыт ага... Ага үткәннәргә...
Яман гамәлләр дә кылабыз.
Соңрак аңлыйбыз да һәм шуңадыр,
Эчтән янып, зардан сулабыз.
Беләм диеп барсын, киреләнеп,
Биргән тәүбәләрне тотмыйбыз.
Баеган саен саранлык та арта,
Дөнья малы җыеп туймыйбыз.
Гаепләрне һәрчак зурайтабыз,
Энәдән дә - дөя күрәбез.
Мөмкинлекне артык бәяләүдән
Үзебезгә - үзебез түрәбез.
Юктан гына ара бозабыз да,
Бер -бербезгә ачу саклыйбыз.
Бу өч көнлек фани дөньяларда
Җаныбызга тынгы тапмыйбыз.
Бәхәсләшеп тагын үчләшәбез,
Сөйләшмибез... хәтта дәшмибез.
Вакыт ага, үткәннәргә күчә...
Уйланмыйча гына яшибез.
"Үзгәрермен" диеп кырт киссәк тә,
Сүзләребез бик еш тотмыйбыз.
Көймәбез тик комга терәлгәчтен,
Хәлсезләнеп ниһаять туктыйбыз.
Яшәүләргә мәҗбүридер үлем.
Без дә бер үләргә тиештер.
Бернәрсәсез китәбез ич җирдән,
Ничек туган шушы килештер.
Вакыт ага... Мизгел тәүлек сүтә,
Үткәннәргә барын күчереп.
Гомер китабының эчләренә:
Сөю сыя, сыя кичерү.
Яшәүләрне теркәп шул китапка,
Таңнар тоташалар иртәгә.
Узган мизгелләр һич кире кайтмый,
Кабатланмый үткән иртә дә...
Раушания Сафина.
Шәһри Казан Макста
https://max.ru/shahrikazanda