Ялгыз гына, бирелеп уйларга Яратам мин җиләк җыярга. Бармакларым чүпли җиләкне, Акыл исә тыңлый йөрәкне. Акыл белән йөр
Яратам мин җиләк җыярга.
Бармакларым чүпли җиләкне,
Акыл исә тыңлый йөрәкне.
Акыл белән йөрәк кайчакта
Бәхәсләшә, фикер алыша.
Акыл җиңә күбрәк бәхәстә,
Йөрәк сабыр, аннан калыша.
Табигатьнең шушы тынлыгы
Уйларыма ирек бирәләр.
Тыйнак йөрәкне дә кайчакта
Татлы хискә назлап төрәләр...
...Хыяллардан кемне кем тыйган,
Акыл белән йөрәк ник тынган?
Тулган икән, дуслар, чиләгем,
Өйгә кайту тизрәк теләгем...
Гөлара Шәрипова