Татарстан трассасында коточкыч авариядә бер яшьлек бала һәм ике өлкән кеше һәлак булган 18 июнь көнне Татарстанның Мама
18 июнь көнне Татарстанның Мамадыш районындагы «Мамадыш – Кукмара» автомобиль юлының 4 нче чакрымында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Калина» автомобилен идарә иткән хатын-кыз идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм «Фотон 304001» йөк машинасы белән бәрелешкән.
Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның ике пассажиры, шул исәптән бер яшьлек бала, алган җәрәхәтләрдән һәлак булган.
Һәлакәт урынына Мамадыш районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Гаджи Хадижалов чыккан. Әлеге факт буенча тикшерү оештырылган. Тикшерү барышы район прокуратурасы контролендә тора.
Юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.