Кыяр тозлау рецепты Иң тәмле, үзенчә, артык тозлы да түгел, бераз баллы маринадланган кыярлар килеп чыга бу рецепт белә
Иң тәмле, үзенчә, артык тозлы да түгел, бераз баллы маринадланган кыярлар килеп чыга бу рецепт белән. Сыналган, алыштыргысыз минем өчен, өйдәгеләр дә мактый-мактый ашый.
Шулай итеп: 3 л банка төбенә 1 зонтик укроп, 5 түгәрәк борыч, 3 канәфер ( гвоздика) салабыз, кыярларны тыгызлап, үскән ягын аска каратып тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып 10-15 мин. тотабыз да кире бушатып рассол ясыйбыз: 4 аш кашыгы өймичә песок, 2,5 аш калагы өймичә тоз салып, кайнатып янәдән кыярлар өстенә коябыз, аннары 4 тырнак сарымсак, 80 гр. аш серкәсе салып, ябып куябыз.
Айгөл Рәхмәтуллина