21 июнь: Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил фаразы
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнлә һава температурасы +10…+15 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә җылы һава сакланып, термометр баганалары +20…+25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Көн дәвамында төньяк һәм төньяк-көнбатыштан җил исәчәк. Аның тизлеге 6–11 м/с булачак, кайбер урыннарда җил 15–17 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин.
Казанда 21 июньдә болытлы, әмма җылы көн көтелә. Шәһәрдә аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр ихтималы бар. Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан 6–11 м/с тизлектә исәчәк, кайбер вакытта 15 м/с ка кадәр җитәчәк.
Башкалада көндезге температура +22…+24 градус тирәсе булачак.
Белгечләр яшенле яңгыр вакытында ачык урыннарда сак булырга, көчле җил вакытында агачлар, реклама такталары һәм җиңел конструкцияләр янында йөргәндә игътибарлы булырга киңәш итә.