"Ярый әле туган авыллар бар" Авылыма кайтам әле,әйе, Сагындырган икән авыллары. Бер мизгелгә онытылып торган Бу дөньяда
Авылыма кайтам әле,әйе,
Сагындырган икән авыллары.
Бер мизгелгә онытылып торган
Бу дөньяда әле авыл бары.
Онытылган икән... оныттырган
Таш шәһәрнең ыгы-зыгы шавы.
Әллә кайда гына китеп барган
Балачактан калган кендек бавы.
Алны-артны, көнне -төнне белми,
Шәһәр казанында кайныйбыз без.
Ярый әле туган авыллар бар,
Шунда гына кайтып айныйбыз без...
Ярый әле туган нигез бар,
Әнкәй көтеп торган җылы өең ...
Әллә кайда югалмаган икән
Балачакта чияләгән төен.
Таш эчендә куып кертелгән җан
Җиңеләеп кала, иркенәя.
Сабый күңел урам уртасында
Рәхәтләнеп ак канатын җәя.
Авылыма кайтам әле, әйе,
Күңелемә тансык авыл кары.
Ярый әле туган авыллар бар,
Алга дәшеп тора авыллары!
Ленар Шәех
Шәһри Казан Макста
https://max.ru/shahrikazanda