Тозланган скумбрия рецепты Скумбрия балыгын тозлап куярга булдым әле. Мин бу балыкны айга бер тозламый калмыйм. Чөнки б
Скумбрия балыгын тозлап куярга булдым әле. Мин бу балыкны айга бер тозламый калмыйм. Чөнки бик тәмле, кибетнеке бер якта торсын.
Балык тозлый торган савытыгызга купме сыя, шул кадәр салыгыз.
Мин бу юлы икене генә тозладым әле.
1.5 суга:
4 аш каш тоз
2 аш каш песок.
Зур куш уч белән 2 уч суган кабыгы
4 штук лавр яфрагы
4 аш каш коры чәй заваркасы салып кайнатабыз. Аннары суытып сөзәбез дә банкага балык өстенә салабыз. Балык күмелергә тиеш.
Ике тәүлек башы белән аска карап тора һәм ике тәүлек өскә карап тора.
4 тәүлектән соң судан алып коры салфетка белән корытабыз да пакетка салып суыткычка куябыз.
АШЛАРЫГЫЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН, ДУСЛАРЫМ
Альмира Миңнуллина
Шәһри Казан Макста
https://max.ru/shahrikazanda