Бер көнне авыл урамыннан узып барам.
– Күптән бер хәбәреңне дә ишеткән юк. Гөлгенә кереп, сөйләп чыгып китә иде, ачуы килгәндерме, керми әле соңгы көннәрдә. Синең аерылган ирең һаман да килеп йөриме ул?
Аптырап киттем. Менә сиңа намаз карчыклары! Кемнең кайсы төнне кем белән үткәргәнен әллә дәфтәрләренә язып баралар инде. Анысын теркәп барырга минем ике иңемдә ике фәрештәм дә бар бит.
– Мин сезне намазда дип торам, ә сез һаман да гаибәт сатасыз икән, – дип җавап кайтардым моңа.
– Гаибәт түгел! Гадәтең! Аерылгансың икән кертмә, керткәнсең икән бүтән ишегеңнән куып чыгармы! – димәсенме әбекәй.
Идән астына ябып асрарга сүз бирдем дә, үтеп киттем. Менә сиңа мә, чынлап та иремнән аерылган хатын мин, ирем дә килгәли, тик минем янга түгел, улым янына дип килә ул. Улымның да хәлләре авыр чак, хатыныннан аерылды. Сүз саен бауга менәм дип куркыта. Бу хакта әтисенә әйтеп күрсәткәч, рәхмәт, көн саен кичен килә дә, улым белән кара-каршы утырып, бераз сөйләшеп китә. Тегесенең дә күңеле әзрәк басыла төшә. Авыл халкын күр син, чебен дә очырмыйча безрнең тормышны күзәтәләр икән, ә...
Шәһри Казан Макста
https://max.ru/shahrikazanda