Пенза өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабантуена 70 меңгә якын кунак көтелә 27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Тр
27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Оештыручылар әлеге зур милли бәйрәмгә Россиянең 50 төбәгеннән 70 меңгә якын кунак килер дип көтә.
«Барыгызны да Сабантуйга чакырабыз! Бу — безнең уртак бәйрәмебез. Ышанам ки, Пенза өлкәсеннән генә түгел, күрше төбәкләрдән дә бик күп кунаклар киләчәк», — дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе, Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразиев.
Сабантуй кысаларында бай мәдәни программа әзерләнгән. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, «Казан» бию ансамбле, «Мириданс», «Татарстан», «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре, шулай ук башка иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Кунакларны ун милли хуҗалык, халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе, татар милли ризыкларыннан авыз итү мөмкинлеге, хәрби һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе көтә. Шулай ук «Халык традицияләре әйлән-бәйлән» милли мәдәниятләр фестивале, балалар Сабантуе, милли көрәш ярышлары, ат чабышлары һәм төрле халык уеннары оештырылачак.
Татарстан Республикасы Кукмара районы хуҗалыгы мәйданчыгында да төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, оештыручылар татар ашлары тарихында гастрорекорд куярга ниятли — 1000 килограмм күләмендә азу әзерләү планлаштырыла.
Бәйрәм Кече Труев авылында 27 июнь көнне сәгать 10:00да башлана. Шунысы игътибарга лаек: Кузнецк районында татар халкының күренекле язучысы Гадел Кутуйның туган җире — Татар Канадее авылы да урнашкан.