КОЛА БАШ АВЫРТУЫН БАСАМЫ?
Соңгы вакытта матбугатта һәм социаль челтәрләрдә кола эчү баш авыртуын баса дигән фикер таралды. Бу мәсьәләгә Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты доценты Артур Ханнанов ачыклык кертә, дип яза уку йортының матбугат хезмәте.
Галим фикеренчә, коланың тәэсире чыннан да баш авыртуын киметергә сәләтле, чөнки ул киңәйгән кан тамырларын тарайта. «Баш мие авыртуны тоймый. Баш авыртуы кан тамырлары белән бәйле. Кофеин кан тамырларын кинәт тарайта, шуңа күрә авырту вакытлыча кими», – ди белгеч.
Доцент шулай ук кофеинның авырту сигналларын тоткарлаучы матдә булуын һәм даруларның, мәсәлән, ибупрофенның тәэсирен көчәйтүен билгеләп үтә.
Химик сүзләренчә, чиста кофеинны даруханәдән яки юл буендагы кибетләрдән дә табып була, аны ерак юлга чыгучылар йокы килмәсен өчен куллана. Даруханәдәгесе организмга колага караганда тизрәк сеңә.
– Кола эчкәндә, шикәр һәм газ аркасында, кофеин организмга әкренрәк керә. Ләкин бу эчемлектә шикәр бик күп, ә баш авыртуы еш кына канда шикәр микъдары кимүдән килеп чыга. Шуңа күрә кола эчкәч, кеше җиңеллек тоярга мөмкин. Эчемлекнең газы исә авыртуны басуга бернинди йогынты ясамый, ул бары тик күбекләр ясау өчен кирәк, – ди галим.