КАЗАНДА «КЫРЛАЙ» УРЫНЫНДА МӘЧЕТ ТӨЗЕЛӘЧӘК: ТЕРРИТОРИЯНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ ГЕНӘ ТӨЗЕЛЕШКӘ БИРЕЛӘЧӘК Казанда элеккеге «Кырлай» п
Казанда элеккеге «Кырлай» паркы территориясендә яңа мәчет барлыкка киләчәк, әмма ул шәһәрнең Җәмигъ мәчете булмаячак. Проект буенча 7 гектар мәйданның якынча 2 гектары төзелеш өчен файдаланылачак, ә калган өлеше яшел зона булып калачак.
Әлегә кадәр объектның төгәл күренеше киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәгән иде. Яңа эскизлар буенча, биредә шәһәр мохитенә яраклашкан дини-мәдәни объект булдыру планлаштырыла.
Искәртеп үтик, башта «Кырлай» урынында Казанның Җәмигъ мәчетен төзү нияте булган. Әмма тикшеренүләр барышында бу территориядәге инженерлык шартлары, шул исәптән җир асты сулары белән бәйле мәсьәләләр ачыкланганнан соң, Җәмигъ мәчетен башка урынга төзү карары кабул ителгән.
Хәзер исә «Кырлай» урыны Казанның яңа иҗтимагый һәм рухи киңлекләренең берсе булырга мөмкин.
Шәһри Казан Макста
http://max.ru/shahrikazanda