ИРЛӘР КОЛАГЫНА ХӘДИСЛӘР 🌙🌙🌙Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: – Бу дөньяда алып була торган нәрс
🌙🌙🌙Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
– Бу дөньяда алып була торган нәрсәләрдән иң яхшысы – изге-игелекле хатын.
– Сездән (ирләрдән) иң яхшылары шул, кем үзенең хатынына һәм кызларына яхшырак мөнәсәбәттә.
– Ир – хатынына, ә ул иренә мәхәббәт белән караган чакта Аллаһы Тәгалә аларга Үзенең рәхмәте белән карый.
– Хатын-кызларның иң яхшылары – Аллаһка ышанып мәрхәмәтле булганнары һәм күп бала табучылары. Хатын-кызларның иң начарлары – тәкәбберләр һәм ярым-шәрә йөрүчеләр.
– Хатын-кызларның тупаслыгын (кабынып начар сүзләр әйтүләрен) дәшмәү белән җиңегез.
– Ир кеше хатынын ачуланганда, тегесе “ярар, ярар” дип торса – өйдә тынычлык булыр. Хатын “тузынганда” ир дәшмичә калса – өйдә тынычлык булыр (бу – тыныч яшәүнең кагыйдәсе).
– Иманлы ир иманлы хатынына нәфрәт белән карарга тиеш түгел. Әгәр аңа хатынының бер сыйфаты ошамаса, ул аның холкының икенче сыйфаты белән канәгать булып торырга тиеш.
Шәһри Казан Макста
max.ru/shahrikazanda