ТАШКАБАКТАН АДЖИКА РЕЦЕПТЫ Кыш көне бәрәңге, карабодай яисә башка ризык белән ашарга бик тәмле була торган аджика ясау
Кыш көне бәрәңге, карабодай яисә башка ризык белән ашарга бик тәмле була торган аджика ясау ысулын тәкъдим итәбез.
Кирәк булачак: 3 кг ташкабак, 500 гр кишер, 500 гр татлы борыч, 5 баш сарымсак, 1,5 кг помидор, 2,5 аш кашыгы кызыл төелгән борыч, 100 гр шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 200 гр үсемлек мае.
Помидорны иттарткычтан чыгарабыз. Ташкабакның кабыгы әрчергә, борычның эчендәге орлыкларын алырга, кишерне яхшылап юып турарга. Яшелчәләрнең барысын да иттарткычтан чыгарырга. Сарымсакны вак итеп турарга яисә изеп, яшелчәләргә кушарга.
Барысын бергә кушарга. Тоз, шикәр комы, май салып бутарга.
Яшелчәләрне уртача утта 40 минут пешерергә.
Аннан соң төелгән кызыл борыч өстәп, тагын 10 минут пешерергә.
Аджиканы кайнар килеш банкаларга тутырырга кирәк булачак.