Пост канала «Шәһри Казан / Шахри Казан» от 05.07.2026
Хезмәттәшебез, рәсми чаралар алып баручы Айзилә Батырханова һәм аның сөйгәне Наил Сәгьдиев бүген гаилә тормышына беренче адымнарын ясады.
Ихлас күңелдән сезне никахлашу көне белән котлыйбыз! 🤍 Йөрәкләрегез һәрчак бергә типсен, өегез мәхәббәт, иминлек һәм бәхет белән тулып торсын. Бер-берегезгә терәк булып, озын һәм матур гомер юлы үтәргә язсын.
Гаиләгезгә бәрәкәт, күңел тынычлыгы һәм чиксез бәхет телибез! 💐✨
Котлыйбыз.