"Көн туса ашыгабыз, чабабыз, үзебезгә-үзебез бик күп кирәкмәгән мәшәкатьләр тудырабыз, үпкәлибез, кычкырабыз, ачу саклап йөрибез. Тормыш исә - бер мизгел... Кадерен белик! "
Нури…
Читать далее →
Тукай районы Әҗмәкәй авылында гомер итүче Мөслимә Хуҗинага быел 96 яшь тулган.
Тукай районы Әҗмәкәй авылында гомер итүче Мөслимә Хуҗинага быел 96 яшь тулган. Яшенә карамастан, ул тормыштан ямь табып, гаҗәеп дәрт-дәрман белән яши. Аның өчен елның иң көтеп алынган вакыты — җиләкләр өлгергән вакыт.
— Мөслимә апа ел саен җиләк- җимешнең өлгерүен түземсезлек белән көтә. Ул үзе өчен генә түгел, зур гаиләсе өчен мул уңыш җыю ниятеннән болыннарга җиләккә һәрвакыт җәяү йөри, — дип сөйлиләр күршеләре.
Авылдашлары аның тырышлыгына соклану белән беррәттән, аш-суга осталыгын да югары бәяли. Мөслимә апа җыйган нигъмәтләрдән бөтен гаиләсе һәм авылдашлары өчен тәмле-тәмле пироглар, җиләк-җимеш һәм гөмбә белән камыр ризыклары пешерә.
— Алла боерса, көз җитү белән гөмбә дә җыярбыз, — ди әби үзе.
Мөслимә апага ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм озын гомер телибез!
Әти хаста түшәгенә егылгач кына аңлады, кызлы кеше иң бәхетлесе икән, диде. Күршеләрне күрә бит, ир балалары кайтып та басмыйлар, ә без атна саен чиратлашып әти белән әни янында. Р…
Читать далее →
Ул 17 яшьлек егет, мин 9-10 яшьлек бала. Кичен клубка чыкканда, кайт әйдә, йөрмә, мин сиңа өйләнәм, дип шаярып әйтә иде. Аннан ул армиягә китте. Мин дә әбигә сирәгрәк кайта башлады…
Читать далее →