🥒 Аз тозланган кыярны 15 минутта әзерләү сере: иң тәмле рецепт Җәйнең иң яраткан ризыкларының берсе – аз тозланган кыяр
Җәйнең иң яраткан ризыкларының берсе – аз тозланган кыяр. Ул яшь бәрәңге, ит ризыклары янына да менә дигән. Әлеге рецепт буенча кыярларны кичтән ясасаң, иртән инде ашарга була.
🥒 Кирәк булачак:
1 кг яшь кыяр;
1 аш кашыгы тоз;
4–5 тырнак сарымсак;
укроп бәйләме (чәчәкләре белән булса тагын да яхшырак);
5–6 кара карлыган яки чия яфрагы (теләк буенча);
1 чәй кашыгы шикәр (теләк буенча).
👩🍳 Әзерләү тәртибе:
✔️ Кыярларны яхшылап юыгыз, очларын кисеп алыгыз.
✔️ Укропны һәм сарымсакны ваклап турагыз.
✔️ Барысын да полиэтилен пакет яки капкачлы савытка салыгыз.
✔️ Тоз (теләсәгез шикәр дә) өстәп, пакетны ябып яхшылап селкетегез.
✔️ Суыткычка 6–8 сәгатькә куегыз. Вакыт-вакыт пакетны әйләндереп торсагыз, кыярлар тигезрәк тозлана.
😋 Иртәнгә хуш исле, кетердәп торган аз тозланган кыяр әзер!
💡 Киңәш: Кыярлар вак булса, алар тизрәк тозлана. Ә бераз әче тәм яратсагыз, берничә телем әче борыч та өстәргә мөмкин.
max.ru/shahrikazanda