Синең гомер — бер берәмлек бары, Минем гомер синең кадәрле. Ташкын суда салам бөртеге без, Диңгез әллә белер кадерне? С
Минем гомер синең кадәрле.
Ташкын суда салам бөртеге без,
Диңгез әллә белер кадерне?
Саннар белән үлчәнәдер гомер.
Гомер бары — таяк микъдары.
Йолдыз белән исәпләнми тормыш.
Кеше башы — бөртек, бер тары.
Берәү, икәү, туксан, өч мең тугыз...
Саный китсәң, счет та чыдамас.
Коры саннар, бары коры саннар...
Кыңгыраулар хәтта чыңламас...
Ә бит гомер язлар тулы безнең,
Йолдызларның нуры аңарда!
Җилфер-җилфер нәзб(е)рек җил уйнаклый,
Офык балкый, яна таңнарда!
Безнең тормыш — китаплардан кызык,
Йөрәк чаба ярсу атлардай!
Тик кайвакыт көч-куәтләр калмый
Язмыш сукмагыннан атлардай.
Һәр гомергә олы тормыш сыйган,
Һәм тоташкан бик күп язмышлар.
Нурлы җәйләр, моңсу көзләр анда,
Озата бара җанны яз-кышлар...
Атлап чыккач офык сызыгыннан,
Гомереңнән кала бер сызык.
Кем өчендер син берәмлек бары,
Кем өчендер — йөрәк сызарлык...
Дания НӘГЫЙМ