🫙 Карлыганнан компот рецепты (3 литрлы банкага) Кара карлыганнан ясалган компот кышын да җәй исләрен саклый. Ул хуш исле
Кара карлыганнан ясалган компот кышын да җәй исләрен саклый. Ул хуш исле, тәмле һәм витаминнарга бай була.
Кирәк булачак:500–600 г кара карлыган;250–300 г шикәр комы (тәм буенча);2,5–2,7 л су.
Әзерләү тәртибе:
Карлыганны сабакларыннан аерып, яхшылап юыгыз.
3 литрлы банканы һәм капкачын стерильләштерегез.
Банканың өчтән бер өлешенә кадәр карлыган салыгыз.
Карлыган өстенә кайнап торган су агызырга һәм 15–20 минут тотарга.
Аннары суны кәстрүлгә бушатып, шикәр өстәп кайнатыгыз.
Кайнаган сиропны яңадан банкага агызып, капкач белән нык итеп ябыгыз.
Банканы әйләндереп куеп, җылы юрган белән төрегез. Тулысынча суынгач, салкынча урынга алып куегыз.
🍒 Файдалы киңәш
Компотның төсе тагын да матуррак булсын өчен бер уч кызыл карлыган яки чия өстәргә мөмкин.
Әгәр әчкелтемрәк тәм яратсагыз, шикәрне 200–220 граммга кадәр киметергә була.
Хуш ис өчен берничә бөтнек яфрагы яки аз гына лимон кислотасы өстәүчеләр дә бар.
max.ru/shahrikazanda