Кайттым әле...
Көч- хәл белән кайтып егылдым,
Чалгы селтәп үскән болынга.
Кочып алды танып үләннәрем,
Керә- керә минем куенга.
Кайсы үпте биттән, уздырганы
Чеметеп кенә үпте иреннән.
Кочакларга минем көчем җитми,
Күз ачырга, хәтта, иренәм.
Чебен- черки, күбәләге куна,
Кырмыскасы- күптән борында.
Җанны ашаган дошман кигәвен дә,
Тыйнак кына тәнгә сарыла.
Бал корты да бүген чакмый мине,
Бал исләрен сылый чәчемә.
Онытты, дип, мине орышмагыз-
Сез барчагыз минем исемдә.
Ятам әле, ятам болынымда-
Балачагым сеңгән мендәрдә.
Йә, әйтегез, син бит җирдә диеп,
Мин мөнбәрдә бүген, мөнбәрдә.
Үләннәрем, мине кочаклагыз,
Черкиләрем мине тешләгез.
Ятам әле бер төшәрсез диеп,
Зинһар өчен, миннән төшмәгез!
Вазыйх Фатыйхов.