Ассорти РЕЦЕПТЫ Банкаларга кыяр, помидор, кишер, сарымсак, ачы кызыл борыч, керән, кишер яфраклары тутырдым һәм шаулаг
Банкаларга кыяр, помидор, кишер, сарымсак, ачы кызыл борыч, керән, кишер яфраклары тутырдым һәм шаулаган су коеп, 10-15 минут тотканнан соң, суын кире бушатып, маринад кайнаттым.
Банкаларга 3-4 хуш исле түгәрәк борыч, 1 данә кипкән канәфер өстәп, маринад салып, тимер капкач белән каплап куйдым.
Маринад: 1 литр суга 1 аш кашыгы тутырып тоз (40 гр), 2 аш кашыгы шикәр комы (60 гр), 1 чәй кашыгы 70 процентлы яки 40 гр 9 процентлы аш серкәсе.
Мин 3 литрлы өч банка ясадым, шуңа 4 литр маринад кирәк булды.
Резидә Фәйзуллина,
Сарман.