Яшелчә, җиләк-җимешне кайда сакларга?
Барлык җиләк-җимеш, яшелчәләрне суыткычта сакларга ярамый.
Бүлмә температурасында саклана торганнары: банан, киви, груша, абрикос, персик, нектарин, цитруслылар, слива, ананас, кавын, авокадо, сарымсак, суган, бәрәңге.
Суыткычка куелырга тиешлеләре: чия, виноград, җиләк, алма, кишер, кәбестә, кыяр, гөмбә, кукуруз, ташкабак, яшел тәмләткечләр.
Яшелчәләрегез әйбәт саклансын дисәгез, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:
1. Бәрәңге үрмәсен өчен, аны алма янәшәсенә куймагыз.
2. Суган белән бәрәңгене янәшә сакларга ярамый, югыйсә суган тиз бозыла.
3. Помидорны целлофан пакетта тотмагыз, анда тиз чери.
max.ru/shahrikazanda