Мәскәүдә «шашлык өчен иптәшләр» хезмәте барлыкка килгән Мәскәүдә пикник сезонына бәйле яңа хезмәт тәкъдим итә башлаганн
Мәскәүдә пикник сезонына бәйле яңа хезмәт тәкъдим итә башлаганнар. «Шашлык өчен иптәшләр» дип аталган бу сервис аша белгечләр ит сайларга, аны маринадларга һәм кыздырырга, палатка куярга, шулай ук ял вакытында күңелле аралашу белән тәэмин итәргә әзер.
Әмма хезмәт бушлай түгел. «Иптәшләр» үз хезмәтләре өчен 1000 сумнан 5000 сумга кадәр акча сорый. Шул ук вакытта азык-төлек, мангал яки беседка арендасы өчен чыгымнарны пикникны оештыручы үзе күтәрә.
Әлегә бу хезмәткә кызыксыну зур түгел. Кайберәүләр таныш булмаган кеше белән табигатькә чыгарга шикләнеп карый, ә икенчеләре исә шашлык пешерү кебек җаваплы эшне чит кешегә ышанып тапшырырга әзер түгел.
Ә сез мондый хезмәттән файдаланыр идегезме?
👍 Әйе, әлбәттә – мәшәкатьләрне белгеч үз өстенә алсын.
😴 Юк, барысын да үзем эшләргә яратам.
Шәһри Казан макста
https://max.ru/shahrikazanda