"Мин – өйләнгән ирнең сөяркәсе...
Безнең очрашулар кайда гына булмады – кунакханә, сауна, минем фатир. Ә менә өенә беркайчан да чакырмады. Шул вакытта шикләнеп куйган идем, ләкин ышанасым килмәде, дөреслекне белүдән курыктым. Бераздан соң сер йомгагы барыбер чишелде. Ул өйләнгән булуын үзе сөйләп бирде. Төне буе елап чыктым, икенче көнне хәтта эшкә дә бара алмадым.
Бер көннән соң аңа: “Безгә аерылышырга кирәк, гафу ит”, - дип смс яздым. Ул каршы килмәде, ризалашты. Тик көннәр узган саен аннан башка яши алмавымны ныграк аңладым.
Еш кына кичләрен үземне кызганып елыйм. Миңа 25 яшь кенә бит әле.
Күптән түгел ул миндә булганда, хатыны шалтыратты. Көндәшем сизенә бугай, чөнки телефон бертуктаусыз шалтырады. Сөйгәнемнең моңа бик нык борчылуын күргәч, аны хатыны янына кайтарып җибәрдем. Ә үземнең йөрәгем өзелеп төшә дип торам.
Менә шундый кыен хәлдә мин. Араларны өзәргә кирәк, әмма бу адымга барырга кыюлыгым җитми. Теге чактагы кебек кабат смс язырмын да, ул килеп җитәр һәм барысы да яңадан башланыр дип куркам. Ничек яшәргә?
Чулпан, Түбән Кама