Әкияттәге кебек дисеннәр Гортензия, дөрес тукландырсаң, әкияттәге кебек чәчәк ата! Куаклары көчле, ә чәчәкләрен купшы ит
Гортензия, дөрес тукландырсаң, әкияттәге кебек чәчәк ата! Куаклары көчле, ә чәчәкләрен купшы итә торган дүрт гади ысул:
Кефир яки катык. Әче сөт продуктларындагы бактерияләр гортензия өчен чын деликатес. 10 литр суга 2 литр кефир салып сыегайтыгыз һәм төбенә сибегез.
Лимон кислотасы яки алма серкәсе. Гортензия әче туфракны ярата. 1 чиләк суга яки 100 мл алма серкәсе, яки 2 аш кашыгы лимон кислотасы. Җәй буе һәр 2-3 атна саен сибегез.
Марганцовка. Сыек алсу төстәге эремә (10 литр суга) үсентеләрне ныгыта, гөмбәчекләр белән көрәшә һәм куакны чыдам итә. Сезонга 3-4 тапкыр сибү җитә.
Ипи төнәтмәсе. Ипи телемнәрен җылы суда җебетегез һәм әчетергә калдырыгыз. Бу табигый «тукландыру коктейле» туфракны яхшы әчеләндерә.
Бу тукландыру чараларын чиратлаштырып кулланырга мөмкин.
max.ru/shahrikazanda