Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов – «Питрау-2026»ның абсолют батыры Мамадыш районында узган «Питрау-2026» бәйрәмендә иң көт
Мамадыш районында узган «Питрау-2026» бәйрәмендә иң көтеп алынган ярышларның берсе – милли көрәш бәйгесе булды. Көч сынашуда районның иң оста көрәшчеләре белән беррәттән, башка шәһәрләрдән килгән спортчылар да катнашты.
Киеренке һәм мавыктыргыч алышлар нәтиҗәсендә абсолют батыр исемен Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов яулады. Җиңүдән соң спортчы бу уңышын һәрчак үзенә көч һәм илһам биреп торучы әнисенә багышлавын әйтте.
Абсолют батырга традиция буенча тәкә һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.
Ранис Гыйләҗетдиновны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур спорт уңышлары телибез.
Бу хакта Мамадыш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.