САУ БУЛЫГЫЗ!
Язын килгән кошлар көзен китә,
Кояшлар да чыга баерга...
Кешеләрне язмыш очраштыра,
Язмышларны юллар аера.
Канатларны җилләр каергандай,
Юллар алып китә еракка;
Кемне илтеп ташлый теге ярга,
Кемне илтеп бәрә бу якка —
Юллар алып китә еракка;
Бер-беребезне күреп туялмадык,
Сөйләшәсе сүзләр күп калды;
Сезнең белән күзне-күзгә терәп,
Аттырасы иде күп таңны!
Кайгыларны шатлыкларга салып
Күтәрәсе иде бер тустак!
Җырласак та, хәтта еласак та,
Гафу итәр иде бит дуслар.
Вакыт — мәңгелек тә, гомер — кыска,
Китәрләргә сукты сәгатьләр.
Кунак булып килә белгән кебек,
Китә белү дигән гадәт бар.
Сез каласыз, дуслар, без китәбез,
Атларыбыз инде җигелгән...
Сагынуыбыз сезгә килеп торсын
Иртән искән йомшак җил белән.
Таулар белән таулар очрашалмый,
Кеше белән кеше очраша...
Бер-беребезне күреп очрашмасак,
Очрашырбыз әле җыр аша...
Очрашырбыз әле җыр аша!
Әнгам АТНАБАЕВ