ҖЫЛЫ ЭЗЛИ КҮҢЕЛ...
Җанга нидер җитми кайвакытта,
Җитди сәбәпләр дә юк сыман.
Матур төштәй якты үткәннәрне
Сагына шул күңел, юксына.
Дәшеп ала, бер кайтып кил диеп,
Туган-үскән нигез җылысы.
Монда яши әти-әни назы,
Һәм бәхетнең иң-иң олысы.
Алма бакчасында, хуш ис бөркеп,
Тыпырдашып алма коела.
Бакча капкасыннан үсмер чагым
Йөгереп чыгар кебек тоела.
Әйтерсең лә кайнар икмәк көтә
Туган йортның ап-ак мичендә,
Һәм тәүге яр, ак сиреньнәр тотып
Май аеның якты кичендә.
...Нидер җитмәгәндәй, өзгәләнеп,
Күңел куйса кайчак боегып,
Җан юатыр җылы эзлибез без,
Якты үткәннәргә сыенып.
Сания ӘХМӘТҖАНОВА