Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең барысы да күрше Мари Элдан булуы ачыкланган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, автомобиль руле артында 30 яшьлек ир-ат булган. Ул транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган.
Юл һәлакәтендә исән калган бердәнбер кеше – 15 яшьлек яшүсмер. Ул тән өслегенең якынча 30 проценты пешү сәбәпле медицина учреждениесенә хастаханәгә озатылган. Табиблар аңа кирәкле ярдәм күрсәтә.
Шәһри Казан МАХта