Алмалар тутырып пешерелгән каз Бу ысул белән казны пешерү өчен әчерәк 3 алма, 2 аш кашыгы бал, 50 мл зәйтүн мае, 0,5 ли
Бу ысул белән казны пешерү өчен әчерәк 3 алма, 2 аш кашыгы бал, 50 мл зәйтүн мае, 0,5 лимон, 1 баш сарымсак, 3 чәй кашыгы тәмләткечләр катнашмасы, 3 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 3 чәй кашы тоз кирәк була.
Тәмләткечләрне барысын бергә кушып, шул катнашманы казның бөтен җиренә сөртеп чыгарга.
Казны салкынча урынга бер тәүлеккә маринадлансын өчен куеп торырга. Аннан соң тоз, зәйтүн мае, вак угыч аша чыгарылган сарымсак сөртеп, тагын бер сәгать тотарга.
Алмаларны юып, 4 өлешкә бүлергә. Аларның урта өлешен алырга.
Алмалар өстенә лимон согы сыгарга һәм аларны каз эченә тутырырга.
Казның тишек өлешен тегеп, фольгага төрергә.
Духовканы 200 градуска кадәр җылытып, 1 сәгать пешерергә. Аннан духовканы 180 градуска куеп, 1,5 сәгать дәвамында пешерергә. 2,5 сәгать вакыт узганнан соң фольганы ачарга, казны бал һәм каздан бүленеп чыккан май белән “коендырып”, 160 градуста тагын 30 минут пешерергә.