Кишерле кекс пешерү рецепты 12 кекс пешерү өчен кирәк: 1 стакан он, 0,5 стакан көрән шикәр комы (агы да бара), 1 пакет
12 кекс пешерү өчен кирәк:
1 стакан он, 0,5 стакан көрән шикәр комы (агы да бара), 1 пакет камыр кабарткыч, 3 йомырка, 3 чәй кашыгы бал, 2 стакан эре угычтан чыгарылган кишер, 1 чәй кашыгы корица, 0,5 стакан йөзем, 0,5 стакан мүк җиләге, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге, 0,5 стакан үсемлек мае (майны 0,5 стакан алма пюресына алмаштырырга мөмкин).
🔥 Духовканы 180 градуска кадәр җылытырга.
🥣 Онны камыр кабарткыч, корица белән бутарга. Чикләвекләрне вакларга.
🥚 Йомырка белән шикәр комын кабартырга. Шуңа кишер, йөзем, мүк җиләге, чикләвек, май яисә алма пюресын өстәргә. Яхшылап бутарга.
🥄 Катнашмага онны аз-азлап кушып, камыр ясарга. Камыр куе булмаска тиеш.
🧁 Аны формаларга салып, духовкага куярга.
⏳ Кишерле кекслар 30–35 минут эчендә пешә.
Шәһри Казан МАХта