Питрәч районында коточкыч авария: руль артында 16 яшьлек үсмер булган 26 июль көнне Питрәч районының Кощаково авылы яны
26 июль көнне Питрәч районының Кощаково авылы янында, Казан – Шәмәрдән автомобиль юлының 19 нчы чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Беренчел мәгълүматларга караганда, 2008 елгы үсмер идарә иткән «Daewoo Nexia» автомобиле йөртүчесе идарәне югалтып, тавыштан саклау экранына бәрелгән һәм юл читенә төшеп киткән.
Шаһитлар сүзләренчә, машинада 5–6 яшүсмер булган. Аларның барысы да авыр җәрәхәтләр белән Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. Авариядән соң автомобиль тулысынча диярлек җимерелгән. Вакыйга урынында булган кешеләр зыян күрүчеләрне махсус җиһазлар ярдәмендә машинадан чыгару турында хәбәр итә.
Рәсми мәгълүмат буенча, һәлакәтнең барлык шартларын ачыклау һәм хокук саклау органнары эшен координацияләү өчен урынга Питрәч районы прокуроры Никита Ананьев чыккан. Әлеге факт буенча процессуаль тикшерү барышы прокуратура контроленә алынган.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Бу видеолар сенсация артыннан куылган хәбәр түгел. Беренче чиратта, ул – әти-әниләр өчен җитди кисәтү. Балаларыгызның кайда, кем белән һәм нинди шартларда вакыт үткәрүен игътибарсыз калдырмагыз. Җәй айларында мондый юл-транспорт һәлакәтләре ешрак теркәлә. Кызганыч, кайбер үсмерләр хәвефне аңламыйча, үзләрен җавапсыз тота. Әмма юлда ясалган бер генә ялгыш адым да гомерлек фаҗигагә әверелергә мөмкин.