Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!
Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью…
Читать далее →
Кырык эшең кырылып ятсын,
Тәгәрәшсен кырык балаң —
Кырыгын да эшле иткән,
Авыл берсен онытмаган.
Кирпеч суктык:
Бер-бер артлы
Төшә торды калыплардан —
Безнең ише малайларны…
Читать далее →
"Үземнән дә биек булып үсә кукурузларым", бакчага чыккан саен, күзем , кайчан "чәчең" үсә", инде, диеп , кукуруз" кызларын" күзли.
"Үземнән дә биек булып үсә кукурузларым", бакчага чыккан саен, күзем , кайчан "чәчең" үсә", инде, диеп , кукуруз" кызларын" күзли. Ниһаять, берсенең "чәче" күренә. Оныгым бу нәрсә, ди? Бу, әбиеңнең курчагы чәче, дим. Аптырап карап тора. Белми инде ул, урамыбыз белән ишле гаиләләрдә үскән балаларның кибеттә сатылган курчак белән түгел, кукуруз "курчагы" белән уйнаганны. Әле, анысын да, әниләребез, кукуруз басуыннан, чүп үләннәре җыйган капчыкка, иң өлгергән чәкәннәрен генә яшереп алып кайта иделәр. Безнең өчен иң күңелле мизгелләр "курчак" сайлау, кем кайсын ала, көрән, җирән, сары " чәч"лесенме? Акрын гына "чәч" турысыннан яшел тышлыгын аска таба шудырабыз да, чәчләрен үрә башлыйбыз, кем ике толымлы, кем бер толымлы итеп. Уйнап-аргач, ашыйсы да килә башлый, ипләп кенә кабыгыннан чистартып сөт тәме килеп торган ап- ак чәкәнгә суы атылып чыкканчы тешләребезне батырабыз. . . Тәмле, балачактан тансык үзгә тәм, без белгән тәм!
Розалия Ибраһимова
Яшел Үзән