Түбән Камада 15 яшьлек кыз мошенникларга 3 миллион сумлык әйбер биргән Түбән Камада яшәүче 15 яшьлек кыз мошенниклар ко
Түбән Камада яшәүче 15 яшьлек кыз мошенниклар корбаны булган. Бу турыда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.
Мошенник кызга шалтыратып, үзен цифрлар министрлыгы хезмәткәре дип таныштырган. Ул кызның гаиләсе турында мәгълүматлар таралуы турында әйткән һәм ярдәм итәргә вәгъдә иткән.
Аферист кушуы буенча кыз рюкзагына өендә сакланган акча һәм кыйммәтле бизәнү әйберләре җыйган. Соңрак ул күрсәтелгән урынга барып, әйберләрне махсус код сүзен — «Куян» сүзен әйткән курьерга тапшырган.
Бераздан кыз үзенең алдануын аңлаган һәм бу турыда әти-әнисенә сөйләгән. Әлеге хәл буенча полиция җинаять эше кузгаткан.
Полиция кешеләрне таныш булмаган кешеләргә ышанмаска, акча һәм кыйммәтле әйберләрне чит кешеләргә тапшырмаска чакыра.