«Акылсызлыкмы бу?...
Казан шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре интернет челтәренә мониторинг үткәргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очраклары теркәлгән видеоязма ачыклаган.
Видеода ике кызның Киа Сид автомобилендә юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен санга сукмыйча йөрүе күренә.
Тикшерү нәтиҗәсендә автомобиль йөртүчесенә карата барлыгы 14 административ материал төзелгән. Алар арасында хәвефсезлек каешын такмау, кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозу, техник җитешсезлеге булган автомобиль белән идарә итү, хәрәкәт вакытында ишекнең ачык булуына юл кую, мәҗбүри иминиятләштерү таләпләрен үтәмәү һәм куркыныч йөртү очраклары бар.
Автомобиль пассажирына карата исә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 2 административ материал рәсмиләштерелгән.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм үзләренең дә, башкаларның да иминлеген куркыныч астына куймаска чакыра.